Борындык авылы тарихы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 06 Января 2013 в 13:14, реферат

Описание работы

Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Җир йөзендәге һәрбер кеше үз туган ягының гүзәллеген, аның сихри матурлыгын күңеле, җаны-тәне белән тоеп яшидер. Чөнки бары тик беренче тапкыр аваз салган, тәүге адымыңны атлаган җир генә бит чын дәрәҗәсендә кадерле һәм якын булырга мөмкин.

Содержание работы

Кереш………………………………………………………………………………3
I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы......................................................................6
Борындык авылы тарихы........................................................................................8
II нче бүлек. Борындык авылының микротопонимиясе
§1. Урбонимнар...................................................................................................13
§2. Гидронимнар...................................................................................................14
§3. Оронимнар.....................................................................................................16
III нче бүлек. Борындык авылы антропонимнары
§1. Авылда сирәк һәм күп очрый торган исемнәр.Фамилияләр.....................18
§2. Кушаматлар...................................................................................................19
§3. Борындык авылындагы мал-туарга кушыла торган исемнәр..................20
§4. Туганлык терминнары..................................................................................20
Йомгак....................................................................................................................23
Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................................26

Файлы: 1 файл

Бурундуки.doc

— 145.50 Кб (Скачать файл)


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек.

Кереш………………………………………………………………………………3

I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы......................................................................6 

Борындык авылы тарихы........................................................................................8

II нче бүлек. Борындык авылының  микротопонимиясе

§1. Урбонимнар...................................................................................................13

§2. Гидронимнар...................................................................................................14

§3. Оронимнар.....................................................................................................16

III нче бүлек.  Борындык авылы антропонимнары

§1. Авылда сирәк һәм күп очрый торган исемнәр.Фамилияләр.....................18

§2. Кушаматлар...................................................................................................19

§3. Борындык авылындагы мал-туарга кушыла торган  исемнәр..................20

§4. Туганлык терминнары..................................................................................20

Йомгак....................................................................................................................23

Кулланылган әдәбият  исемлеге............................................................................26

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

                                                                    Туган ягым минем – кояшлы як,

                                                                Гөлләр белән тулы бер бакча.

                              Шул гөлләргә карап сокланам мин,

                                                                         Гаҗәпләнеп торам кайчакта.

                                                                                               И.Сафина

   Туган җир... Туган  авыл...

   Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Җир йөзендәге  һәрбер кеше үз туган ягының гүзәллеген, аның сихри матурлыгын күңеле, җаны-тәне белән тоеп яшидер. Чөнки бары тик беренче тапкыр аваз салган, тәүге адымыңны атлаган җир генә бит чын дәрәҗәсендә кадерле һәм якын булырга мөмкин.

   Безнең туган республикабыз Татарстан – гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле регион. Белгәнебезчә, һәр авылның үзенә генә хас, чал тарихы, кабатланмас урыннары: сокланып туймаслык болыннары, кырлары, урманнары, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре бар. Әби- бабаларыбыз исә һәрбер табигать почмагын билгеле бер исем белән атап йөрткән. Тик бер атама да юкка бирелмәгән. Аларның кайберләре этнонимга, икенчеләре антропонимга, кайсы берсе тарихи вакыйгаларга яки башка үзенчәлекләргә нигезләнгәннәр. Атамалар белән эш йөртүче бүлек ономастика фәне.

    Ономастика – тел  белеменең барлык төр ялгызлык  исемнәрен өйрәнә торган махсус  тармагы. Ул лексикологиянең бер  тармагы булып санала. Топонимика белән антропонимиканың ономастиканың (грекча “исем кушу сәнгате”- мәгънәсендәге сүздән) ике иң мөһим һәм зур бүлекләрен тәшкил итә. Топонимика барлык төр географик атамаларны (топонимнарны) килеп чыгышлары (кайсы телгә караулары һәм мәгънәләре), формалашу-үсешләре, структур-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Топонимиканың су чыганаклары атамаларын-гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт атамаларын өйрәнә торган бүлеге – оронимика; җирле, зур булмаган географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлегенең микротопонимика дип атала. Аерым бер торак пункт (шәһәр, авыл, станция һ.б.) географик атамаларын өйрәнү шулай ук топонимикага карый.

Топонимия – географик  атамалар, ягъни сүзләр белән бәян ителгән җир теленнән гыйбарәт кыйммәтле  тарих, буыннан буынга күчеп килә торган халык хәтере, милли ядкарь асыл хәзинә. Һәрбер республика, өлкә, район, шәһәр яки авылның җирле географик атамалары күбесенчә борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Әлеге атамалар, буыннан-буынга күчә барып, артык зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәеш-кулланышларын дәвам иттерәләр. Алар әйләнә-тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша күп нәрсәләр сөйлиләр, бай фәнни мәгълүматлар бирәләр. Халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны, шәһәребезне яки авылыбызны яхшырак танып белергә булышалар.

   Ономастика фәне шактый яшь булуга карамастан, бу өлкәдә тикшеренүләр күптәннән башланган. Беренче ономастик мәгълүматларны 921-922 елларда Идел болгарстанына кигән, гарәп илчелеге каршында сәркатип вазифасын үтәүче, Әхмәт ибн-Фадлан тарафыннан язылган чыганак-сәяхәтнамәдә күрергә була.

 Төрки халыкларның топонимиясен  өйрәнүдә күренекле тюрколог, академик В. В. Радлов, профессор Н. И. Золотницкий, Н. И. Ашмарин, И. А. Износков, А. Г. Бессоновлар эшләде, үзләреннән топонимикасы өлкәсенә зур өлеш керттеләр.  Төрки топонимикасын өйрәнүдә Н. А. Баскаков, И. А. Юзеев, Б. А. Серебренниковның хезмәтләре игътибарга лаек.

    Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу рәвештә үскәннән үсә бара. Бу өлкәдә Г. Ф. Саттаров, Ф. Г. Гарипова, Р. Х. Субаева хезмәтләрен атап үтәргә була.   Казан дәүләт университеты профессоры Г. Ф. Саттаровның матбугатта татар ономастикасына караган байтак хезмәтләре басылып чыкты. Татар ономастикасы нәкъ менә Саттаров хезмәтләрендә фән дәрәҗәсенә үсте. Шулай ук фәнни нигездә терминнарны эшкәртүдә һәм нормалаштыруда В. Н. Подольская, А В. Суперанскаяларның өлеше зур.

    Авыллар – безнең ата-бабаларыбыз үткән тарихының бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Авылдагы олы буын вәкилләре үлә барган саен, ул тарих та  әкренләп югала, үткәннәр белән җеп өзелә, тамыр киселә. Хәзер дә борынгылардан калган күп кенә атамаларның тарихы билгеле түгел. Без аларның булганнарын барлап, үзебезнең эшебезне Борындык авылының ономастикасын өйрәнүгә багышладык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы.

Олы Кайбыч, Кече Кайбыч,

Тарихка кереп калган

 Күп буын кешеләренең

Хәтерен яулап  алган 

Тарих бара, кеше туа

Буыннар үтеп тора

Безнең буын бүген яши-

Бүген яңаны кора.

   Кайбыч   Татарстан республикасының көньяк-көнбатышында   урнашкан, үзәге   Олы   Кайбыч. Көнчыгышында   Свияжск-Ульяновск (Куланга) тимер юлы үтә. Район 1991 елда Апас районыннан чыгып урнаша. Халык күләме 16.5 мең кеше. Ир-атлар 46%, хатын-кызлар 54% күбрәге татарлар (79%) чувашлар (4,5%), руслар (16%). Районда 13 сельсовет, 55 авыл бар. Туу белән үлү күләме бер түгел, туу – 13.4 үлү – 14.4. Эшкә яраклы яштәге халык саны – 48.2% яшрәкләре – 25.2% картраклары – 26.6%. Урта гаилә күләме 3-6 кеше.

   Атамаларында «Кайбыч» берәмлеге катнашкан авыллар Кайбыч районында урнашкан.

   Кайбыч авылларының икесе дә Казан ханлыгы чорында ук булганнар. Һ.В.Йосыпов Кече Кайбыч авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы таба. Археологлар Кайбыч һәм Кече Кайбыч авылларында соңгы болгар чорына мөнәсәбәтле кабер ташы һәм башка табылдыклар билгеләгәннәр.

   Кайбыч авылларының барлыкка килүе турында авыл карталары болай сөйли.

   Ике авыл да борынгы. Кече Кайбыч урнашкан җиргә - Кайран елгасы буена бер гаилә килеп утыра. Бу гаиләдәге ир белән хатынның берсеннән-берсе чибәр өч улы туган. Бу ирне Хәйбүч дип йөрткәннәр. Хәйбүч үз улларына да үз исемен куштырган. Аларны бары тик олы, кече һәм уртанчы дигән сүзләр белән генә аерганнар.

Хәйбүчнең олы  малае Олы Кайбычта төпләнеп калган, уртанчы малае Буа районындагы Кайбыч (халык анны Кыр Кайбыч дип йөртә) авылын нигезләгән, ә өченче малае, иң кечесе, Кече Кайбычта калган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Борындык авылы  тарихы.

  Борындык авылы  Кайбыч районында, район үзәге  Олы Кайбыч авылыннан 24 чакрымда, Колангы тимер юл станциясеннән  – 6, Вязовы пристаненнән 53 чакрым ераклыкта утырган. Борындык авылы – җирле үзидарә үзәге (Республика 1992,№20,б. 119).

   Борындык атамасы  тарихи белешмәдә берегеп калган.

   Борындык авылы  Казан ханлыгы чоры авыл атамалары  исемлегеннән кергән (Чернышев 1971,290). Авыл атамасы Зөя өязенең теркәү  кенәгәсендә (1565 –1567 елларны эченә ала) дә искә алына (Список 1909). И. П. Ермолаевның “Казанский край во второй половине XVI -XVII вв.” дигән хезмәтендә 1674 елның 23 декабрь датасы белән Борындык авылы искә алына (Ермолаев 1980, №1037, б. 153).

  Д.А Корсаков белешмәсендә  Борындык атамасы алган ике авыл була: Олы Борындык һәм Кече Борындык. Бәрле суы ярына утырган Олы Борындыкта 240 йомышлы, 19 керәшен татары; Кече Борындыкта ясак түли торган 14 татар кешесе яшәгән (Сборник 1908, №№113,114, б.356). А. Артемьев тарихи белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Бәрле суы ярына утырган Олы Борындык авылындагы 137 хуҗалыкта 492 ир-ат һәм 482 хатын-кыз яшәгән, гыйбадәт кыла торган йорт, элемтә станциясе  булган. Кече Борындык авылындагы 12 хуҗалыкта 33 ир-ат һәм 35 хатын-кыз көн иткән (Список 1866, №№ 1475,1476, б. 76). 1898 елгы белешмәдә күрсәтелгәнчә, Борындык авылында татарлар яшәгән (Список 1898, №80, б. 37). Монда авыл Олы Борындык һәм Кече Борындык дип бирелмәгән, Борындык дип бер авыл билгеләнгән. К. П. Берстель җыеп чыгарган тарихи  белешмәдә Борындык (телеграф һәм элемтә бүлеге) авылында 1689 татар кешесе яшәгәнлеге искәртелә (Список 1908, №44, б.27).

   Борындык авылы  турында Каюм Насыйри мондый  мәгълүмат бирә: “Борындык Имсәгыйль  мулла риваять кыйладыр Хәмид  карттан: элгәрерәк Борындыкта Хәмид дигән карт  бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт  үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән. Болгар харап булган вакытларда Арслан дигән бер адәм бар икән, үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр. Бер углына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы килеп, Зөя суы янына, Бәрле суы тамагына урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигән шул Чулпан баба ихъя кыйлган авылдыр.

   Борындык бик  күптәнге иске авылдыр һәм  иске заманда бик бай авыл  булгандыр. Фабрик һәм завод  тотучы байлар күп булган. Зур  мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәррисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларада голяма беткән; байлары бөлеп беткәннәр. Риваятьләрнең  гуаһлыгы буенча, агдаголямалар бетүнең, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр: Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, тәхминнән 1720 елларда вафат булгандыр. Яки 1700 елларда. Мансур дигән бер гайярь кеше булган, мансур ахун, диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып тәгълим алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү гыйлеменә бик оста - маһир кеше булган. “Мансурия” дигән тәркип шәрхен тасниф кыйлган кеше шул мансур ахундыр. Бәгъзеләрнең риваяте буенча, үзе мәдрәсәдә укыганда тасниф кыйлгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше бар икән. Фикъһедән дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе  бар икән. Бервакытны Борындыкка килеп кунак булган. Мансур мулла соңгарак калып, мансур мулла килүенчә мәсҗеттә камәт төшерелеп,мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер җәһрия намазда Мансур мулла имам торган булса кирәк. Мансур мулла актыктан аңар икътида кыйлган. Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, мортаза мулланың кыйраәтендә хата табып, кыйратне ялгыш укыды, дип,  намазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны белгән; кыйраәтемне яратмыйчы, намазым кайтарды, дип, Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кыйлып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен, дип бәддога кыйлып киткән, имеш. Шуннан соң Борындыкта көннән көн байлары беткән, яхшы дәрес әйтерлек муллалар һәм булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән мөбтәля булып бәгъзе эшләр өчен хибескә кереп, шунда һәлак булгандыр. 1670 елларда булырга кирәк тәхминнән, дип һәм Кайбычның Габделҗәббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кыйлып сөйләде. Габделбәббар хәзрәт хәзер дә бар. Ике-өч нәүбәт Өфедә казый булып торган адәмдер. Шул сәбәпле падишаһ хәзрәтләре җанибеннән медаль белән тәшриф боерылгандыр.

   Мансур мулладан соң Борындыкта имам булган кешенең исеме мәгълүм түгел. Әмма аннан соң Шәмгун мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң имам булган Кәмьяр ахун, чын исеме Мөхәммәдьярдыр. Аннан соң имам булган Вахид мулла, аннан соң хәзер дә Исмәгыйль мулла имамдыр. Атасы Җуынчы карьялек мулла Төхфәтулла исемледер, халык арасында Токмәт мулла дип мәшһүр иде. Йөз яшенә җитеп вафат булган карт мулла бик күп эшләрдән хәбәрдар иде, дип риваять кыйлалар. Аның атасы Туктагыл исемле кеше булган. Йөз дә унбиш яшенә җитеп вафат булгандыр. Туктагылның атасы Әтнүк исемле кеше булгандыр. Риваять кыйлалар: яше хәтта йөз егермеләргә кариб булгандыр. Бу Әтнүк дигән адәм мулла Исмәгыйльнең бабасынның атасы Борындык Мансур мулла белән һәм Кәвалның Рәхмәт хәзрәт белән бер замандарак булгандыр. Бу кыйссаны мәзкүр Токмәт мулла бик яхшы беләдер икән, мулла Исмәгыйль риваять кыйладыр.

   Өлкәннәр авыллары  оешуны болай сөйлиләр:

   Болгар дәүләте  җимерелгәннән соң. Арыслан исемле  бер кеше Болгар җирләреннән китеп Зөя ярына килеп утыра. Аның ике улы булган. Бер улы Борындык исемле, икенчесе Чулпан атлы булган. Аның Борындык исемлесе Бәрле тамагына, урман эченә йорт салып нигезләнгән, ә Чулпан исемлесе Зөянең икенче ягына чыгып калкулыкка йорт салган, шунда яшәп киткән дип сөйлиләр.

  Авылга якын гына Чулпан таулары сузыла. Аның яныннан гына мул сулы Кирәмәт чишмәсе ага. Зөя һәм Бәрле ярларында чишмә-чыганаклар шактый күп.

   Авыл кырыеннан  ук урманнар башланып китә. Исемнәре  үзенчәлекле, матурлар. Тулбый урманы, Руща урманы, Нарат тавы, Чулпан асты, Имәнсәр, Пристән һәм башкалар. Урманнар киселгән саен яңа үсентеләр утыртылып торганлыктан, урман байлыгы кимемәгән биредә. Урманнар шаулап – гөрләп үсеп утыралар.

   Бик матур аланннар  бар: Тирмән арты, Түгәрәк каш,  Умарталык һәм башкалар. Исемнәре дә җисемнәренә туры килеп тора.

   Авыл елгаларга  бай булганлыктан, күперләр дә  шактый: Зөя күпере, Гөбенә күпере, Асылмалы күпер, Таш күпер һәм  башкалар. Авыл зур һәм аның  кырлары да күп: Зөя арты, Кобла  тау, Нарат буе, Гөбенә буе,  Сири тау, Парк арты, Имәнсәр буе, Бортас кыры һәм башкалар.

   Авыл халкы  мөселманнарча эшчән. Күмәк хуҗалык  эшендә дә, шәхси хуҗалыкларында  да куллары төймә тия. Хәлимулллин  Рәфкать, Гарифуллин Барый Социалистик  Хезмәт Герое дәрәҗәсе алганнар, ә Абрар Җәләлиев Советлар Союзы Герое. Дәминова  Дәйлибәдәр һәм Габитов Рәхим –атказанган колхозчылар.

   Авыл элек-электән  зур булган. Анда 2 мәчет һәм мәдрәсә  эшләнгән. Яманаты чыккан утызынчы  елларда мәчет манаралары киселгән, мәдрәсә ябылган. Авылда мәчет  хәзер яңадан торгызылган.

Информация о работе Борындык авылы тарихы