Автор работы: Пользователь скрыл имя, 11 Апреля 2014 в 21:26, реферат
Мин үземнең эзләнү эшемне Киекле мәктәбенең тарихын өйрәнүгә багышладым һәм түбәндәге бурычларны билгеләде:
1. Киекле авылында мәктәпләр төзелү турында мәгълүмат туплау.
2.Авылдашларымнан мәктәп турында мәгълүмат туплау һәм эзләнүне эшләре алып бару.
3.Мәктәп турында булган тарихны туплап ,киләчәк буынга тапшыру.
4.Мәктәбебез һәм аның үткәне белән горурлану,ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
I.Кереш.
II.Төп өлеш. Мәгърифәт нуры иңгән Киеклем...
1.Киекле мәктәбе оештырылуга 103 ел
2.Киекле халкының мәгърифәткә омтылуы
3.Киекле авылында мәктәпләр оештырылу һәм аларда уку торышы
4.Беренче агач мәктәп бинасын төзү һәм җидееллык мәктәп оештыр
5. Яңа мәктәп бинасын төзү һәм укулар оештыру
6.Киекле урта мәктәбе оештырылу
III. Йомгаклау
Бу
мәктәптә укытучы булып, Гөбәйдуллин
Сәлим та эшләгән. Монда укытулар
ике сменада алып барылган, кыз
һәм ир балаларны бергә укыту
тәртибе кертелгән. Укыту дәрес
формасында булып, дәрес дәвамы
45 минутка исәпләнгән була. Бу
елларда авыл халкының белемгә
омтылышы зур булса да,уку-
1930 елны авылга Иске Чаллы
1950 елларда мәктәпкә математика
укытырга Кизләү авылыннан
1933 нче елда агачтан төзелгән иске мәктәп бинасын 1975 нче елларда сүтеп алалар һәм аның урынына , 2 этажлы ясап ,Кавказ ягыннан килгән ялланып эшләүче кешеләр бина салалар. Ләкин бинаның нигезе начар салынган була,шуңа озак та тормыйча бина сүтелә.
4.Беренче агач мәктәп бинасын төзү һәм җидееллык мәктәп оештыру
1930 елда Киекле авылында яңа мәктәп салу бурычы куела. Авыл халкы 1931 елны урман кисә һәм агач ташый. Мәктәп салу өчен, бурачыларны һәм эшчеләрне читтән яллыйлар. Дәүләт бер мең сум акча бүлеп бирә. Мәктәп салу 2-3 елга сузыла, чөнки һәр эш кулдан башкарыла.
Бу бурычны үтәү өчен , иң элек укытучылар кирәк була.Киекле авылыннан бер төркем яшьләрне Чистай шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсларына җибәрәләр.
1933-1934нче
уку елыннан яңа бинада
Моңа кадәр Киекле башлангыч классларын тәмамлаган укучылар укуларын Кизләү җидееллык мәктәбендә дәвам иткәннәр, ә инде 1935нче елда Кизләүдә урта мәктәп ачылгач, Киекле балалары да шунда укып урта белем алганнар.
Бу елларда
Октябрь районының Кизләү, Колбай Мараса
авылларында татар урта, Якушкино авылында
рус урта мәктәпләре генә эшләгән. Барлык
тирә-як авыллардан җиде класс белем
алган балалар якынрак булган шушы урта
мәктәпләрдә укып өлгергәнлек аттестатлары
алганнар. Авылга җидееллык мәктәп
салу авыл халкы, авыл балалары өчен әйтеп
бетергесез зур шатлык булган. Бу мәктәптә
беренче директор Мостафин Гаяз була,
соңрак аны 1902нче елда туган, бик укымышлы,
булдыклы Киекле кешесе Мортазин Вәгыйз
алмаштыра.
1939нчы
елның 24 сентябрендә Киекле башлангыч
мәктәбе мөдире булып
1939 елның
28 октябрендә мәктәпне тулы
1940 елның
13нче февраленнән алфавитны
1940 елның 5 маеннан Киекле тулы булмаган урта мәктәбен Юсупов Н.Ю. җитәкли. Мәктәптә 1-7 класс укучылары укый.
1942 елдан мәктәп директоры итеп, Әминова Гәдәния билгеләнә, ләкин ул бик аз эшли. 3 август 1942 елдан Диндаров Х. мәктәп директоры итеп билгеләнеп куела.
1944 елның
8 августыннан мәктәп директоры
итеп, татар теле укытучысы
Ураев Шәриф Шәрифович
1944нче елның 1 сентябреннән Киекле тулы булмаган урта мәктәбе Киекле җидеелык мәктәбе диеп атала башлый.
1947 елдан
Мортазин Вагыйз Мортаза углы
Киекле җидееллык мәктәбе
1950-1951нче уку елында җидееллык мәктәпнең 13 классында барысы 394 укучы белем ала.
5. Яңа мәктәп бинасын төзү һәм укулар оештыру
1966нчы елда 320 урынлы яңа мәктәп салу турында карар кабул ителә,һәм 1нче сентябрьдән төзелеш эшләре башлана. Гомәров Гариф бульдозер белән булачак мәктәп мәйданын тигезли. 18 сентябрьдә Файзуллин Галимҗан трактор белән мәктәп бинасының фундаментына чокыр казый. 5-6 октябрь көннәрендә трактор һәм автомашиналар белән фундамент салу өчен ком ташыйлар. 1967нче елның июнь һәм июль айларында Таһиров Әсләм һәм Таһиров Хәмәтсалих җитәкчелегендә 7 класс укучылары бригадасы- Мухутдинова Роза, Гарифуллина Рәйсә, Галиуллина Чәчәк, Хасаншина Минзария, Билалова Рина, Мухаметова Чәчәк, Садыков Һадый, Абдулвалиев Шәфигулла һ.б.- 400 м3 күләмендә булачак мәктәпнең нигезенә бетон салуда эшлиләр.
1968 елның 13 апреленнән мәктәпнең стенасын өя башлыйлар.
1969-1970нче уку елында Киекле сигезьеллык мәктәбендә 25 укытучы, 523 укучы, 17 класс-комплект була. Укучылар ике сменада укыйлар.
1970-1971нче
уку елында барысы 622 укучы укый.1971нче
елда яңа мәктәп төзелешендә
эчке буяу эшләре башкарыла. Бу
көз бик пычрак килә ,һәм икенче
октябрьгә кадәр тоташ
27 ноябрь
1971 ел көнне Ульянов исемендәге
колхоз правлениесе һәм
Беренче сүз белән мәктәпне төзетүче- Ульянов исемендәге колхоз рәисе- Калимуллин Халиулла Калимулла углы -тантананы башлап җибәрә.
1971 елның 30нчы ноябрендә яңа мәктәптә укулар башлана.
6.Киекле урта мәктәбе оештырылу
1975 елның
июнь аенда Татарстан АССР
Министрлар Советы карары нигезендә
Киекле сигезьеллык мәктәбе
- Абдуллин
Набиулла Хәйрулла углы –
- Динмөхәммәтова Алсу Хабибулла кызы – рус теле укытучысы;
- Насыйбуллин
Әсхәт Әхмәдулла улы-тарих
1976-1977 уку елында Киекле урта мәктәбе беренче тапкыр 10 еллык белем дәрәҗәсендә чыгарылыш ясады. 84 укучы өлгергәнлек аттестаты алдылар.
1910 нчы елдан башлап ,бүгенге көнгә кадәр мәктәптән җидееллык белем белән 450 укучы, сигезьеллык белем белән 1471 укучы, тугызьеллык белем белән 291 укучы ,урта мәктәпне 1494 укучы тәмамлап чыккан.
Урта белем бирү мәктәбен 8 укучы алтын,15 укучы көмеш медальгә укып чыктылар,1994-95 нче уку елыннан 70 укучы район олимпиадаларында төрле фәннәрдән I-III урыннар алдылар. 93 укучыбыз укытучы профессиясен алды,308 укучы югары уку йортларын, 410 укучыбыз махсус урта белем бирү учреждениеләрен тәмамлавы билгеле булды.Алар үзебезнең авылда һәм башка төбәкләрдә эшлиләр.
Мәктәпнең бүгенге көне дә күңелне шатландыра.2013-2014 уку елында 120 укучыга 21 укытучы,шуларның 19 се югары белемле,2 се хәзерге вакытта югары уку йортларында белем алучы белгечләр. Бүгенге көндә мәктәбебездә 4 компьютер классы бар,7 интирактив такта һәм 4 мультимидияле проектор дәресләрдә укучыларыбызның төп ярдәмчеләре булып торалар.
2009 нчы елның сентябреннән мәктәбебездә туган якны өйрәнү музее эшли башлады.Музей Советының рәисе итеп, Абдуллин Н.Х. билгеләнде,музей җитәкчесе Халитова З.В. тарафыннан экспонатлар тәртипкә китерелде,учетка алынды,күп кенә әйберләр белән тулыландырылды,зәвык белән бизәлде,кирәкле материаллар тупланып, Казанга озатылды.Музейда бүгенге көндә барысы 450 экспонат бар.2010 нчы елның 18 нче мартында Татарстанның музейларны паспортлаштыру үзәге тарафыннан Киекле мәктәп музееның теркәлүе турында таныклык кайтты.Шулай итеп,2010 нчы елның 18 нче марты авыл тарихында беренче музей ачу көне диеп санала.
/
III. Йомгаклау
Киекле мәктәбенең бүгенге көндә уңышлы
эшләп килүе- һәр укытучы,әти-әниләрнең,
Кулланылган әдәбият:
1.“Гасырлар авазы” журналы №1,2 1999 ел
2.Е.А.Ендиряков “История Егоркинской волости Чистопольского уезда Казанской губернии (с середины XVII века до 1930 г.).Елабуга ,1994 .
3. Материалы по истории татарского народа.М.Х.Хасанов,М.З.Закиев, С.Х.Алишев, Ф.И.Урманчеев. Казань.1995
4.Солтанбәков Б.Ф.,Харисова Л.А.,Галямова Ә.Г. “Татарстан тарихы.20 нче гасыр”.”Хәтер” нәшрияты.1998 ел.
5.Татар халкы
һәм Татарстан тарихы.Р.Т.Фәхретдинов.Казан.
Приложение
.
Мәсгутов Хәбибулла
1933 нчы елда салынган мәктәп бинасы
Мәктәп укытучыларыннан бер төркем.Сулдан уңга:2. Вафин Нуриәхмәт абый малае ,3.Ләлә Мортазина,4.Никар Гафурова,5.Евдокия Владимировна Романова,6.Шәмсия апа,7Яруллина Зәйнәп Абдулловна,8.Камил Ганиев,9.Марат Гарифуллин ,10.Юсупов Шәйхетдин Махмутович,11.Юсупова Бәнат.1956 нчы ел
1971 нче елда төзелгән Киекле урта мәктәбе
Яңа мәктәптә чыгарылыш кичәсе
Укытучылар коллективы .1976 нче еллар
Сулдан уңга: 1нче рәт :Исхакова Октябрина (математика ),Хуснутдинова Тәскирә (башлангыч класс ),Мухаметшина Шәмсия ( башлангыч класс ) ,Абдуллина Зәйнәп (математика) ,Ягудина Мәгүзә (хезмәт) ;
2нче рәт:Аглиуллина Галия (пионервожатый ),Аглиуллина Роза (география ) ,Галлямова Ралия (секретарь),Файзуллина Әминә (математика ),Сафиуллина Разия (башлангыч класс ) , Бәдретдинов Роза